Мәктәпләрдә ике яңа вазифа барлыкка киләчәк

Мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дигән яңа вазифалар кертеләчәк.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дип аталган яңа вазифалар кертү турында карар проектын чыгарды. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ нигезендә, билгеләнгән таләпләр белән беррәттән, "өлкән укытучының" вазифаларына педагогик хезмәткәрләрнең гомуми белем бирү программалары компонентларын эшләүдә катнашуын проектлау һәм координацияләү, педагоглар эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү керә.

 

"Әйдәп баручы укытучы" вазифаларына укытучыларны, психологларны, дефектологларны, социаль педагогларны эшкә интеграцияләү, педагогик остазлык керә.

Фото: https://pixabay.com | Alexas_Fotos

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде