САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәхмүт ага 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Сарманда яшәүче районыбызның хөрмәтле кешесе Газдалов Мәхмүт Газдал улына 90 яшь тулды.

Аны күркәм гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде.
- Бүген Сарманда матур бәйрәм – районыбызның күренекле шәхесләреннән берсе, ярты гасырга якын гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мәхмүт агага 90 яшь тулды. Сез, Мәхмүт ага, районыбызның легендар шәхесе. Безнең барыбызның да гомеренең бер өлеше укытучылар кулы астында үтә. Ә сез укыткан укучыларның шактые әле сезнең эшне дәвам да итәләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, якыннарыгыз янәшәсендә, күп санлы укучыларыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең олы хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерегез! – диде.
Мәхмүт аганы гомер бәйрәм белән шулай ук район оешмалары вәкилләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, якыннары, туганнары һәм башкалар котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Мәхмүт ага турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев