САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михаил Шафеевны бүген соңгы юлга озаттылар

Бүген Сарманның үзәк ял паркында Украинада махсус операция вакытында hәлак булган Шафеев Михаил Карлен улы белән хушлаштылар.

Иң элек Александр атакай христиан дине буенча вафат булучыны соңгы юлга озату йолаларын башкарды. Аннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин хәрби егетнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. Михаил ил сагына басуны үзенең изге бурычы дип саный. Аның белән хушлашырга райондашлар килгәннәр, Казаннан ТРда Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов кайткан иде. Михаилның абыйсы белән апасы, ничек кенә авыр булмасын, туганнары белән горурлануларын әйттеләр. Тынлы оркестр уйнады, батырның истәлегенә Мәңгелек ут кабыздылар. Михаил Шафеев Сарман зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

2

22

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0