Mirror: WhatsAppта бетерелгән хәбәрләрне кире кайтару ысулы барлыкка килде

Аларны резерв күчермә кулланып укып була.

Кулланучылар WhatsApp мессенджерындагы бетерелгән хәбәрләрне резерв күчермә кулланып киредән укый ала. Бу хакта Daily Mirror басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, юкка чыгарылган хәбәрне уку өчен программаны бетерергә һәм кабат гаджетка урнаштырырга кирәк. “Шуннан соң резерв күчермәдән архив кире кайтарылачак һәм бетерелгән хәбәрләр янәдән барлыкка киләчәк”, - дип яза газета. 

Ләкин резерв күчерелмә һәм смартфон программасын яңарту арасында җибәрелгән хәбәрләрне кире кайтарып булмый. Резерв күчермә автомат рәвештә тәүлеккә бер мәртәбә, 02:00 сәгатьтә була.

 

WhatsApp хәбәрләрен җибәргәннән соң бер сәгать дәвамында бетерергә мөмкин.

Гыйнвар ахырында хәбәр ителгәнчә, WhatsApp кулланучылары бер үк хәбәрне биш тапкырдан артык җибәрү хокукыннан мәхрүм булачак. Бу гайбәтләр һәм дөрес булмаган мәгълүмат таралмасын өчен эшләнә. Моңа кадәр хәбәрләрне 20ләп кулланучы яки төркемнәр белән бүлешеп була иде.

 

Фото: архив/Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша