Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан озын яллар көтә.
Алар 1 май уңаеннан биш көн рәттән: 1, 2, 3, 4 һәм 5 май көннәрендә ял итәчәкләр. Аннан соң эшләүче оешмалар өчен кыска эш атнасы көтелә. Ул - 6 майдан 8 майга кадәр. 9 майдан 11 майга кадәр шулай ук бәйрәм көннәре. Моның өстенә 30 апрельдә һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Алты көнлек эш атнасы белән эшләүчеләр 1 майда ял итәчәкләр, 2 майда аларны эш көтә. Ә 3-5 май көннәре – алар өчен дә ял. Ә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан алар ике көн – 9 һәм 10 май көннәрендә ял итәчәкләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев