Математика турында кызыклы фактлар
.
23 һәм аннан артыграк кешедән торган төркемдә ике кешенең туган көне бер көнне булу ихтималы 50 проценттан артыграк, ә 60 кешедән торган төркемдә – 99 процент тирәсе.
0 – математикада рим цифрлары белән язып булмый торган бердәнбер сан.
1дән алып 100гә кадәрле саннар суммасы 5050гә тигез.
Күренекле галим Софья Ковалевскаяга фән хакына фиктив никах рәсмиләштерергә туры килә. Чөнки Россиядә ул яшәгән чорда хатын-кызларга фән белән шөгыльләнү тыела, ә әтисе аның чит илгә чыгуына каршы була. Бердәнбер юл булып кияүгә чыгу кала. Ләкин фиктив никах соңрак чын никахка әверелә.
Дөньяда иң зур сан – центиллион. Ул 600 нуль белән языла.
Ноль – берничә атамасы булган бердәнбер сан.
Лермонтов шагыйрь һәм язучы гына түгел, математик та булган, буш вакытында югары математика һәм аналитик геометриядән мәсьәләләр чишәргә яраткан.
Тайваньда 4 санын кулланмаска да мөмкин. Ул кытайча «үлем» сүзенә аваздаш һәм ул, Европадагы 13 сыман, бу халыкта бәхетсез сан булып исәпләнә.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев