САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Матбугат үзәге кареталы кунаклар кабул итте

Рамилә Хөсәенова Мортамак мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укый.

Сәнгать мәктәбенең җыр классына йөри, инде республикакүләм уңышлары да бар. “Без бергә” халык иҗаты фестивалендә “Халык вокалы” номинациясендә кечкенәләр төркемендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Рамилә өстәл теннисы белән дә мавыга, спорт түгәрәгенә йөри. Бер булганнан бар да була, диләр. Ул мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катнашырга да өлгерә, бәйгеләрдә актив катнаша. Бөек Җиңү көне уңаеннан районның туган якны өйрәнү музее оештырган бәйгедә, авыл һәйкәленең макетын ясап, җиңүче исеменә лаек булган. Кулдан төрле эшләнмәләр ясарга аңа әнисе Гөлназ бик ярдәм итә. 
- Мин идеясен бирсәм, кызым Рамилә үзе аларны бик оста ясый, - ди ул. – “Кабак көне”нә чакыру укыдык та газетадан, катнашасы килде. 
Алар төрле размердагы, формадагы, төрле төстәге кабаклар кулланып, матбугат үзәге бинасын, аңа утырып килер өчен әкияти карета ясаганнар. Хәтта кучеры да бар, кунакка күчтәнәчсез килмиләр дип, анысын да онытмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев