.
4 һәм 5 декабрь көннәрендә Россия Федерациясендә Иреклеләр (волонтерлар) көне уңаеннан, #МЫВМЕСТЕ дигән марафон үткәрелә. Ул онлайн-форматта Россия, шулай ук чит ил катнашучылары өчен ике телдә dobroinrussia. online рәсми платформасында үткәреләчәк. Катнашучылар 3 декабрьгә кадәр теркәлә алачаклар. Россия катнашучылары — «DOBRO.RU» Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү тармагында бердәм мәгълүмати системада, чит ил катнашучылары Future Team (futureteam.world) да теркәләләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз