САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман урта мәктәбе укучылары "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чарада катнаштылар

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм – ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору” – дигән аңлатма бирелә.

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда үткәрелә торган "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чараның чираттагысында,  Сарман урта мәктәбенең 3 А сыйныфы укучылары катнашты. 

Чарага әзерлек барышында һәр сыйныф­та патриотизм төшенчәсен ачыклау, чын патриотлык үрнәге күрсәткән як­ташларыбыз, үрнәк шә­хесләребез һәм төбәге­безнең күренекле урыннары белән танышу максатыннан тәрбия сәгатьләре уздырылды. Сыйныф туган якны, Ватанны ярату һәм илне саклау, тынычлык темаларына җырлар тыңладылар.

Укучылар чын солдат тормышында кайнап, үзләре өчен яңа мәгълүматлар алдылар, биремнәрне үтәп, тәҗрибә тупладылар.

 

Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бу­рычларның берсе – туган җирен, хал­кын, Ватанын сөюче, шуларны якларга әзер булган кеше тәрбияләү.

ФОТО

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев