Май аенда ничә көн ял итәбез?
29 апрельдән 1 майга кадәр Россиядә яшәүчеләрне озын яллар көтә.
Бәйрәмнәр булу сәбәпле, майда беренче ике эш атнасы кыскартылачак, дип искә төшерә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.
29 апрельдән 1 майга кадәр озын яллардан башлана. Шул сәбәпле, беренче атнада 2 майдан 5 майга кадәр дүрт эш көне булачак. 6 майдан 9 майга кадәр - ял көннәре, ә аннары яңадан кыска эш атнасы, анда 10 майдан 12 майга кадәр эшлисе була», диелә ведомствоның Телеграм-каналында.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1,8 һәм 9 майда өстәмә яллар көтелүен әйтте, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
ЧЫГАНАК: https://matbugat.ru/news/?id=40460
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев