САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ләйсән” балалар бакчасында әти - бабайлар һәм балалар зур активлык күрсәттеләр

19 февраль көнне “Ләйсән” балалар бакчасы уртанчылар төркеме тәрбиячеләре балалар белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әти һәм мин -иң яхшы дуслар!»дип исемләнгән спорт бәйрәме узды.

23 февраль бәйрәме балалар бакчасында -Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә якынаю, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен яхшы сәбәп. Бу илебез сагында торган барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу чын ир- атлар бәйрәме - кыю , җитез һәм ышанычлы ир-атлар, шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк һәм булачак малайлар бәйрәме. Балалар белән үткәрелгән мондый чаралар аларның күңелләрендә патриотлык, Ватан алдында бурыч хисләре уята.

 Бәйрәм барышында балалар ярыштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ул уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Әти - бабайлар һәм балалар зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф, аралашу шатлыгы һәм елмаюлар бүләк иттеләр, нинди җитез, чыдам, кыю булуларын күрсәттеләр.

Балалар бакчасында бәйрәм-ул шатлык, күңел ачу, өлкәннәр һәм балалар белән уртак тантана. Ул баланың тормышына якты вакыйга булып кереп, хәтердә озакка калырга тиеш. Әгәр балалар бәйрәмнән соң тәэсирләре белән уртаклашырга ашыга икән һәм тагын бик күп көн аның тәэсирләре белән яши икән – димәк, без максатыбызга ирештек. Бәйрәм ахырында балалар әтиләрен тагын бер кат котладылар, аларга җиребездәге тынычлык өчен рәхмәт әйттеләр һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев