САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Ләйсән" балалар бакчасы кечкенәләре янына Көз кызы кунакка килде

Оча яфрак, уйный яфрак Һаваларда әйләнеп. Бүген, бүген, бүген, бүген- Яфракларның бәйрәме.

 

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш - үзенең ачы бураннары, яз тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Көзнең алтынлыгы, күркәмлеге, аның муллык һәм байлыгы белән билгеләнә. Менә шундый табигатьнең иң асылы- алтын көздә. Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Шул уңайдан 25 октябрь көнне “Ләйсән”балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен “Көз” бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Көз кызы кунак булып килде. Балалар Көз кызына шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, биеделәр һәм инде уеннар да уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре : Лилия Хәбибуллина  һәм Регина Шаймуратова .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев