САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләшәү Тамак мәктәбе - "ЭКОлидер-2019" республика бәйгесе җиңүчесе

18 декабрь көнне башкалада «ЭКОлидер-2019» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

  • Әлеге конкурс быел уналтынчы тапкыр үткәрелде. Районыбызның Ләшәү Тамак төп гомумибелем бирү мәктәбе “Гомумибелем бирү оешмаларында экологик белем” номинациясендә җиңү яулады, һәм алар беренче дәрәҗә Дипломга һәм Кубокка лаек булдылар.
    - Без бу бәйгегә ел дәвамында әзерләндек. Барлык эш-гамәлләребездә әти-әниләрнең дә зур ярдәмен тоябыз. Укучылар белән бик күп төрле акцияләрдә катнашабыз, өмәләр үткәрәбез. Яз җитеп, кояш карый башлауга ук, мәктәп территориясендә эш кайный башлый. Минемчә, туган якка, табигатькә хөрмәт, мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Балалар бакчасы коллективы да бу яктан бик актив, әлеге юнәлештә тәрбия бик көчле. Бу – барыбызның уртак җиңүе, - дип, сөенече белән уртаклашты мәктәп директоры Ринат Дәүләтов.
  •  
    Бу хакта тулырак газетабызның 20 декабрь санында укыгыз.
  •  
    Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев