САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләшәү-Тамак авыл җирдегендә Өлкәннәр көненә багышланган бик күркәм бәйрәм булып узды

Бәйрәм яңартылган мәктәп бинасында оештырылды. Иң беренчеләрдән булып өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Илфат Заһитович һәм мәктәп директоры Давлетов Ринат Сиринович котлады.

Укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр матур концерт номерлары белән килгән кунакларның күңелләрен ачып, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. 
Бәйрәм табын артында дәвам итте. Төрле өлкәләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан авылның хөрмәтле кешеләре яшьлекләрен искә алып, шигырьләр укып, җырлар башкарып, тәмле ризыклар авыз итеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. 
“Тормышның көзенә кердек”,- диләр өлкәннәр. Чыннан да, картлык- тормышның көзе ул. Ул шундый ук матур, яшь вакытта чәчкән “уңышны” җыя торган чор бит. Өлкәннәребез беркайчан моңаймыйча, аяк- куллары сызламыйча, хөрмәткә күмелеп кенә яшәсеннәр иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев