САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәт мәктәбендә «Юл иминлеге» көне узды

10 апрельдә Әлмәт авылы мәктәбендә юл иминлегенә багышланган «Минем дустым – велосипед» исеме астында профилактик чара үткәрелде. Мәктәпнең башлангыч класслар агитбригадасы укучылар алдында «Бергә – юл иминлеге өчен» дигән темага чыгыш ясадылар.

Юл патруль инспекторы Сафин Рәмис белән «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Ситдикова Алсу балаларны велосипедчылар өчен кагыйдәләр белән таныштырдылар, кагыйдә бозучыларга карата нинди профилактик чаралар үткәрелү турында аңлатма бирделәр. Балалар игътибарына «Велокультура» дигән видеодәрес күрсәтелде. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль. Чөнки караңгы кыш айларыннан соң чыккан язгы кояш барыбызны да урамга чыгарга чакыра. Җәяүлеләр белән бергә урамга күпсанлы велосипедчылар армиясе дә чыга. Шунлыктан укучыларның да бу темага үзләрен кызыксындырган сораулары күп булды. Моннан тыш алар скутерлар, скейтбордлар белән идарә итү турында да сораулар бирделәр. Балаларга хәерле имин юллар теләп барысына да тематик информацион буклетлар таратылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев