САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәт авылы мәктәбендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге уңайдан Республика, район, авыл җирлекләрендә чаралар, тематик кичәләр, Өлкәннәр атналыгы традиция рәвешендә оештырылып килә. Безнең Әлмәт мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Атна дәвамында Өлкәннәр көне кысаларында төрле чаралар үткәрелде.

Укучыларыбыз Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чараларга бик теләп кушылдылар. Ул безнең мәктәптә “Өлкәннәребезне хөрмәтлибез” девизы астында башланып китте. Әлеге девизга бәйле рәвештә укучыларыбыз атна буе төрле кызыклы чараларда актив катнаштылар. Мәктәбебезнең коридорында “Теләкләр агачы” эленеп куелган иде, анда укучылар һәм укытучылар Өлкәннәр өчен изге һәм матур теләкләрен язып элделәр . Өлкән сыйныф укучылары әби-бабайларының өйләренә барып , аларны бәйрәм белән котлап, хуҗалыкларында ярдәм итеп кайттылар. Шулай ук укучылар атна дәвамында барган иҗади конкурста да бик теләп катнаштылар. Алар анда өлкәннәребезгә багышлап шигырьләр һәм иншалар язып үзләрен иҗади яктан сынадылар.

Мәктәбебездә оештырылган Өлкәннәр атналыгының иң кульминацион ноктасы булып ветеран укытучыларыбыз белән очрашу булды. Алар үзләренең яшьлек хәтирәләре , хезмәт эшчәнлекләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу матур бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев