САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлүмин савытны ничек юарга

.

Савыт-саба төрле материалдан эшләнгәнгә күрә, аларны карау, юу ысуллары да төрлечә. Ризык нигездә әлүмин кәстрүлдә әзерләнә. Шуңа бу төр савытларга игътибар да күбрәк биреләдер.

Яңа сатып алынган әлүмин савытның эченә тигез катлам итеп үсемлек мае сөртегез. Су салып, кайнатып чыгарыгыз. Сабынлап, я хәзер сатуда булган һәм әлүмин савытлар юарга тәкъдим ителә торган препарат белән җылы суда юып корытыгыз. Бу эш мәшәкатьле күренсә дә, савытыгызның гомерен озайтыр.

Гадәттә әлүмин савытның тышы ялтыравыклы итеп эшләнә. Аны кайнар суда юып, салкын су белән чайкагыз. Ялтырап торсын өчен, акбур оны, я теш порошогы белән чистартып юыгыз. Чүпрәк белән корытып куярга онытмагыз.

Озак кулланудан карала башласа, аны 4 литр суга бер чәй кашыгы исәбеннән кузгалак кислотасы салып, эретелгән җылы суда юыгыз. Кайнар суда чайкап, тастымал белән корытыгыз.

(“Татар гаилә” календареннән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев