САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедә “боз кузгалды”

Сарман районы Ләке авылы – үз йөзе, үз тарихы булган шанлы керәшен авылы. Кызганычка каршы, әле бүгенге көнгә кадәр авыл тарихы ныклап өйрәнелмәгән, аның үткәне турында китап язылмаган.

25 март көнне, бер төркем инициаторлар җыелып, Ләке авылы тарихын “күтәрү” буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрделәр. Сөйләшүгә төп эксперт итеп Башкортстанның Бакалы авылыннан Валерий Зарубин чакырылган иде. Ул – архивлар белән эшләүче белгеч. Авылның җирле үзидарә башлыгы Лилия Шәрипова, авыл мәдәният йорты директоры Юрий Антонов, попечительләр исеменнән Александр Андров, ветеран колхозчы Иван Тазов катнашындагы инициатив төркем Валерий Зарубин алып килгән архив материаллары белән танышты. Белгеч, шулай ук, “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашучыларга шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты. Ләке тарихын өйрәнү һәм китап өчен материаллар туплау буенча әлеге сөйләшүне “боз кузгалды” дип бәяләп була. Боз кузгалгач, инде аның нәтиҗәсен көтәргә генә кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев