Җәлилнең беренче санлы мәктәбе укучылары интернат-йортта бәйрәм ясадылар
Без Яңа елны гаилә бәйрәме дип санарга гадәтләнгәнбез.
-
Тик менә интернат-йортларда яшәүчеләр мондый гаилә җылысыннан мәхрүм. Җәлилнең беренче санлы мәктәбе волонтерлары һәм активистлары бистәдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә бераз булса да яхшы кәеф бүләк итү өчен, бәйрәм оештырдылар. Биредә тәрбияләнүчеләр янына Кыш бабай белән Кар кызы, башка әкият геройлары килделәр. Уен-көлке, төрле конкурслар, җыр-бию, чыннан да, бәйрәм кәефе тудырды. Әби-бабайлар, ничә яшьтә булулары турында онытып, тамашада катнаштылар. Яңа ел алды көннәрендә алар үзләренең ялгыз булмауларын тойганнардыр. Мондый җылы очрашулар алга таба да булыр, дип ышанабыз.
“Джалиль NEWS” төркеме материалларыннан.
-
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз