Җәлилнең беренче мәктәбендә ашханәне ремонтлаганнар
- Программа кысаларында ашханәгә 2,5 миллионга якын суммада ремонт ясалды.
Шул хисаптан ипи кискеч, лар-суыткыч, табак-савыт юа торган җайланма, универсаль привод алдык. Соңгысы салатлар, икенче ашлар әзерләгәндә уңайлы. Идән-түшәмнәр дә яңартылды, - диде мәктәп директоры Гөлнара Латыйфуллина.
Мәктәптә 538 укучы белем ала. Алар бер сменада укыйлар, һәм көн дәвамында аларга ике тапкыр туклану каралган. График буенча беренче дәрестән соң 5-11 сыйныф укучылары ашыйлар. Икенче тәнәфестә башлангычлар сыйланалар. Өченче дәрестән соң тагын урта һәм өлкән класс укучылары керәләр, аннан, озынайтылган көн группасындагы кечкенәләр ашыйлар.
- Ашханәдә минем белән алты хезмәткәр эшли. Шуларның өчесе – пешекче, икесе савыт-саба юа. Аш-суны төрләндереп торабыз. Ул бердәм менюга нигезләнгән. Барлык продукция дә вакытында кайта, яшелчә, җиләк-җимешне дә китереп торалар, - ди ашханә мөдире Гөлчәчәк Әхмәтшина.
Балалар бигрәк тә ипине яратып ашыйлар икән. Сарман ипиен яратмаслык та түгел шул! Анысын өстәлгә күпләп кисеп куялар. Без ашханәдә булганда, өченче дәрес тәмамланыр вакыт җитеп килә, дежур укучылар өстәл әзерлиләр, кайнар аш тараталар иде. Алар - барысы да альяпкычлардан, башларына да кигәннәр.
Бу хакта тулырак газетабызның 29 октябрь санында укыгыз.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев