Лилия Имамова яшьтән сайлаган һөнәренә тугры
Лилия Имамованың почта бүлекчәсенә аяк басуына 35 ел булган.
Районыбызда, бернигә дә карамыйча, яшьтән сайлаган һөнәрләренә тугры калган кешеләр аз түгел. Саклаубаш почта бүлекчәсе начальнигы, үзе хат ташучы да булган Лилия Имамова – шундыйларның берсе.
Почтага ул аңлы рәвештә, күңелендә яшьтән үк шул хезмәткә карата мәхәббәт туган хәлдә килә.
Мин Иске Имән авылында туып-үстем. 9, 10 сыйныфларны Саклаубаш урта мәктәбендә тәмамладым. Җәйге каникул вакытында туган авылымда хат ташучы булып эшләүче Әлфия апаны ялга чыгара идем. Мөгаен, бу хезмәт күңелемә якын булып калгандыр мәктәпне тәмамлауга, Түбән Кама шәһәренең 46 нчы санлы һөнәр училищесына «Почта элемтәсе операторы, бухгалтеры» дигән белгечлек буенча укырга киттем, – дип искә ала ул.
Зур Нөркәйдә практика үтү аны бу хезмәткә тагы да якынайта. Почта бүлекчәсе начальнигы Рәмзия Җиһангировадан, Янурыста тәҗрибәле хат ташучылар Нәфисә һәм Ләйсирә апалардан күп нәрсәгә өйрәнә. Ә соңыннан ул Саклаубаш почта бүлекчәсен җитәкләү эшенә алына. Бу 80 нче еллар ахыры-90 нчы еллар башы була. Халык газета-журналларга кырылып языла. Колхозлар да үз эшче-хезмәткәрләрен вакытлы матбугатка яздыру өстендә бик әйбәтләп эшлиләр. Хезмәт хаклары да ярыйсы була.
Ул елларда Саклаубашта хат ташучы булып эшләүче Гөлҗиһан, Рәзинә, Рауза апалар газета-журналларны бер көндә генә таратып бетерә алмыйлар, икенче көнне дә чыгалар иде. Алар гомер буе яраткан хезмәтләренә тугры булып калдылар, шуннан лаеклы ялга чыктылар. Рәзинә апаның эшен соңыннан килене Гөлфия дәвам итте. Аның белән дә озак эшләдек. Сарысаз Тәкермәннән Ләйсирә апа, Иске Имәннән Фирүзә дә гомерләренең күп елларын шушы хезмәткә багышладылар, ди Лилия ханым.
Заманалар үзгәрү, мәгълүмат чараларының саны арту, электрон газета-журналлар барлыкка килү белән бәйле рәвештә соңгы елларда хәлләр, билгеле, авырлашты. Вакытлы матбугатка язылучылар саны кимеде, товар сату кебек өстәмә эшләр барлыкка килде, хезмәт хаклары азайды.
Саклаубаш почта бүлекчәсендә бүгенге көндә өч кеше хезмәт куя. Лилия ханым почта бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкара, Саклаубаш авылының ярты өлешенә, Өч-Өйле, Сарысаз Тәкермән авылларына газета-журналлар тарату өчен дә җаваплы. Рәмия Әхмәтова исә – Саклаубашның калган яртысына, Алга авыллары халкына, Римма Сабитова Иске Имәнгә хезмәт күрсәтә. Үз участокларына вакытлы матбугат, пенсия тарату белән беррәттән һәр хат ташучы айга унар мең сумлык товар да сатарга тиеш. Өчесе өч төрле көндә килгән ут, су, газга түләү кәгазьләрен дә көнендә таратырга тырышалар кызлар. Андый кәгазьләр кеше яшәгән йортларга гына түгел, кеше яшәмәгәннәренә дә килә, диләр алар. Түләүләрне җыю, аны почтага кайтарып биреп, бүлекчә начальнигы компьютерга керткәннән соң, квитанцияләр таратып чыгу да күп вакыт һәм көч таләп итә. Заказлы хатларны да килгән көнне үк тараталар, бергә таратырбыз әле, дип, газета-журналлар килгәнне көтеп тормыйлар. Ә соңгылары дүшәмбе, сишәмбе, күбесе пәнҗешәмбе көнне килә икән.
Халык әйбәт бездә. Һәрвакыт хәлгә керергә тырышалар. Товар сатканда да, 100 сумлык булса да әйбер алыйк инде, сиңа җиңелрәк булсын, диләр. Әлбәттә, товарга заказ биргәндә, кешеләргә кирәгрәк, алар алырдайрак әйберләрне сайлыйм. Аларны китереп бирәләр. Ә күрше авылларга газета таратырга улларым яки киявем белән барам, кайсының вакыты була инде. Ярдәмнәре өчен Сарысаз Тәкермән авылы мәдәният йорты кызларына да бик рәхмәтлемен, ди Лилия ханым.
Матбугатка язылу кимесә дә, күпләп язылучылар юк түгел. Иң күп газета-журнал укучылар Өч-Өйле Саклау авылында булып чыкты. Бу яртыеллыкта, мәсәлән, Галия Заһидуллина – 3-4, Резедә Гыйльфанова, Гөлүсә Хөрмәтова – 7-8, Сарысаз Тәкермәннән Габдулла Алмакаев 11 төрле газета-журналга язылган. Габдулла абый өчен «Сарман» – бер дә калдырмый, һәрвакыт языла торган газета. Чаллыда яшәүче балалары, кунакка кайтучы туганнары да аның аша Сарман хәбәрләре белән танышып китәләр.
Хезмәт хакы югары булмаса да, хат ташучының хезмәте җиңелләрдән түгел. Соңгы вакытта әле почта бүлекчәсенә тагын бер өстәмә эш йөкләгәннәр: билгеле бер интернет сәүдә мәйданчыгы товарларын кабул итеп, аны сатып алучыларга тапшырып бару.
Иң авыры яшьләрнең эшкә килмәве. Эштән киткәннәрнең хезмәтен, бүлешеп, калганнар башкаралар, – ди Лилия ханым.
Инде үзенең дә лаеклы ялга чыгар вакыты җитеп килә икән.
Агымдагы елның I яртыеллыгы өчен эш күрсәткечләре начар түгел саклаубашлыларның. Киләчәктә абунәчеләр саны артуга да өмет гел юк түгел. Ни генә әйтсәң дә, матбугат – дүртенче хакимият, дигән сүзләр бүген дә актуаль дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев