САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Халисә апага 90 яшь тулды

Бүген – 1 июль көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Асылгәрәева Халисә Фәйруш кызына 90 яшь тулды.

Халисә апа Әлмәт районының Нәдер авылында туып-үскән. Урта белем алган, колхозда төрле эшләрдә эшләгән, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергән. Күп еллар нефть тармагында хезмәт куйган. 
Халисә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мәрьям апаны олы юбилее белән шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов, поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева, картлар һәм инвалидлар йорты директоры Минзөлфия Сәлахова тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 
Халисә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев