САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил №2 санлы « Кояшкай» мәктәп яны лагеренда күңелле балалар Сабантуе гөрләп узды

14 июнь көнне Җәлил №2 санлы « Кояшкай» мәктәп яны лагеренда күңелле балалар Сабантуе гөрләп узды.

Дәртле музыка яңгырады. Бәйрәмне алып баручылар ачып җибәрде. Мәктәп яны лагере хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы конкурслар, уеннар һәм ярышлар оештырдылар. Уеннар, аркан тарту, күңелле эстафета, капчык киеп йөгерү уеннары балаларга шатлык өләште. Күңелле уеннар һәм ярышлар беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Кызлар һәм малайлар уеннарда рәхәтләнеп ял иттеләр, көч һәм җитезлек күрсәттеләр. Уеннарда һәм ярышларда катнашып, балалар канәгать калдылар, тәэсирләр тупладылар. Балалар Сабантуенда катнашучылар булмады, һәр бала тугыз мәйданчыкта узган уеннарда һәм конкурсларда актив катнашырга тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев