САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Хаҗиева хастаханәдән кайтышлый кереп сайлады

Карашай Саклау авылында яшәүче Хаҗиевлар сайлау участогына Сарманнан үзәк район хастаханәсеннән кайтышлый кергәннәр иде.

Әниләре — гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог Лидия Сәүбән кызы кулын сындырган, кулына гипс салдырырга алып барганнар. Ветеранга — 77 яшь. Шулай да бик тере, үз фикерен җиренә җиткереп әйтә ул.

— Еллар тыныч булсын, иң мөһиме, шул. Тавышны да шуның өчен бирдек. Оныклар рәхәт күрсеннәр, сәламәт булсыннар, теләгән уку йортларына кереп, укысыннар, кеше булсыннар, — диде ул.

Балалары Ирек, Сөмбел белән бергә килгән иде Лидия апа.

— Оныклар да безнең белән, алар машинада утырып калдылар, — диде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев