САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленин урамында ишегалды бәйрәме узды +ВИДЕО

.


 Бүген район үзәгенең Ленин урамындагы 45, 47 һәм 53 нче йортларында яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме узды.  
 “Безнең ишегалды – игелекле күршеләр” дигән Президент программасы кысаларында үткәрелә торган бу бәйрәм масштаблы күренешкә әйләнде. Бүген – 17 сентябрь көнне ул Ленин урамының үзәгендә яшәүчеләрне җыйды. 
 Программага мәдәният хезмәткәрләре иң матур җырлар белән бергә күмәк биюләрне дә керткән иде. Ә шушы йортларда яшәүчеләр арасыннан иң өлкәне  булган Сөмбел апа һәм иң кечкенәсе - 1,7 яшьлек Марат махсус бүләккә ия булдылар. 
 Быел 91 яшен тутырган Сөмбел апага – әле тьфү-тьфү, күз тимәсен.
 - 27 чиләк бәрәңге утырткан идем, 100 чиләк бәрәңге алдым. Балаларга әйтеп тормадым, бер бакча бәрәңгене көрәк белән берүзем алып чыктым. Аллага шөкер, бәрәңгем әйбәт булды. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, аякта йөреп торырга язсын! - - ди ул.
 Бәйрәмне салкыннан курыкмыйча, урамга чыгып тамаша кылучылар да, үз подъездлары ишек төбеннән, хәтта тәрәзәдән генә дә хозурланучылар булды.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев