САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге табигать нинди серләр саклый? Моны Ләшәү Тамак нәниләре беләләр

Ләшәү Тамак авылының балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Гөлнара Шәйдуллина белән, көзге табигатьнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр.

Апалары аларга агачларның ник яфрак койганын, кошларның кыш алдыннан җылы якка киткәннәре турында сөйләде. Балалар кошларның бер дә адашмыйча, яз айларында туган якларына кире әйләнеп кайтулары турында бик кызыксынып тыңладылар. 
Шулай ук, балалар мәктәп бакчасына да керделәр. Көзнең уңышка бай, кешеләргә кышка ризык бирүче ел фасылы икәнен үз күзләре белән күреп чыктылар. 
Аннары балалар көзнең алтын яфракларын җыеп, матур букетлар ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев