Кыш тагын аномаль булырга мөмкин

Салкынаюга тенденцияләр юк.

Киләсе кышта Татарстан башкаласында температура сикереше булуы мөмкин. Моннан тыш, кыш тагын тарихка аномаль җылы булып кереп калуы ихтимал. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер глобаль җылыну күзәтелә, ул, нигездә, кышкы-язгы чор хисабына барлыкка килә. Киләсе кыш температурасы норма чикләрендә яки нормадан югарырак булыр дип көтелә, салкын булырга тиеш түгел. Әмма шуны аңларга кирәк, бу озак сроклы фараз һәм аның үтәлү ихтималы 60-70 процент тәшкил итә. Салкынаюга тенденцияләр юк. Гомумән алганда, кыш тагын аномаль булырга мөмкин», - диде ул.

2019 елның кышын аномаль җылы булу сәбәпле, метеорологлар «алсу» дип атады. Ни өчен «алсу кыш»? Чөнки прогноз картасы алсу төскә буялган иде. Бу температура нормадан бераз югарырак булуын дәлилли.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары нигезендә, 2020 елның декабрендә һәм 2021 елның гыйнварында Казанда уртача айлык температура норма чикләрендә, ә февраль аенда нормадан югарырак булачак.  

Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/kysh-kabat-anomal-yly-bulyr-dip-farazlyylar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар