САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күтәмәле авылы мәчетенең янкормасын ачтылар

Бүген Күтәмәле авылында истәлекле вакыйга булды.

Авыл уртасында калыккан иман йорты - "Җәмигъ" мәчетенең янкормасын ачу мәҗлесе узды. Ул авыл халкы тәкъдиме, хөрмәтле авылдашлары Миргазыян Зәки улы Таҗиевның ярдәме белән төзелде. Ә эшләрне оештыруда Ләззәт Әхмәтшин, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев башлап йөриләр. Янкорма төзүгә - бинаны торгызуга, түбәсен ябуга, эчке эшләрне башкаруга өлеш керткәннәргә рәхмәтле авыл халкы. Авылның имамы Ринат хәзрәт вәгазьләр сөйләгәч, хәер-фатихасын биргәч, мәҗлескә килүчеләр мул табында сыйландылар. Әлеге янкорма авыл халкына никах, ифтар мәҗлесләре үткәргәндә, бик уңайлы булачак. Биредә 50-60 кешегә җитәрлек урын, савыт-саба, ризык әзерләү өчен бөтен уңай шартлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев