САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куҗак авылы бүәсенә аккошлар төшә

Куҗак авылы бүәсенә аккошлар төшә.

“Безнең Куҗак авылыннан ерак түгел каенлык бар. Анда барып кайтуың үзе бер рәхәт. Бу каенлыкның матурлыгына сокланып туя алмаслык. Үзләре төз, биек, бик матурлар. Башлангыч сыйныфта укыганда, беренче укытучыбыз Гәрәева Нәсимә апа безне гел шушы каенлыкка ял итәргә алып бара иде. Без анда туп тибеп, рәхәтләнеп йөгереп, үзебез белән алып барган йомырка, консерваларны ашап, ял итеп кайта идек. Шул вакытларны бер генә кайтарасы иде! Өлкәннәр әйтүе буенча, элек бу каенлыкта җәйләү дә булган икән. Без инде анысын әбиләр сөйләве буенча гына ишетеп беләбез. Шушы каенлыктан ерак түгел тагын бер матур җиребез – плотина бар. Анда һәр җәй авыл халкы, бала – чагалар, хәтта күрше авыллардан да килеп коеналар. Чит җирләргә барып та йөрисе юк. Үз табигатебезнең матурлыгын, байлыгын күрә белергә генә кирәк. Соңгы елларда плотинага искиткеч гүзәл аккошлар да килә башлады. Безнең авылның плотинасын үз иттеләр, димәк, биредә аларга рәхәт, авыл халкы да аларга мәрхәмәтле. Чөнки аккошлар – үзләре ошатмаган җиргә төшмиләр икән. Аккошлар, кешеләрнең йортларына бәхет, муллык та алып киләләр икән”, - дип язган безгә Куҗактан Диләрәм Ишанова.

Диләрәм Ишанова фотолары

Реклама

Альбина Сабирова язмасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X