САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күпбалалы гаиләләргә поездда йөрү очсызрак булачак

«ФПК» АҖ кассаларында күпбалалы гаилә таныклыгын күрсәтеп билет сатып алырга мөмкин булачак.

2019 елның 1 июненнән күпбалалы гаиләләргә дәүләт эчендәге поездларның купе вагоннарында июнь һәм июль айларында (өлкәннәргә һәм 10 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга) поездларның купе вагоннарында йөрү өчен 20 процент ташлама тәкъдим ителәчәк. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Биш яшьтән кечерәк балалар бушлай (әгәр бала аерым урын алып тормый икән), ә 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балалар тарифы буенча сәяхәт итәләр, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.

«ФПК» АҖ кассаларында күпбалалы гаилә таныклыгын күрсәтеп билет сатып алырга мөмкин булачак.

Россиядә алты ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны халык санын алуның соңгы күрсәткечләре белән чагыштырганда 25 процентка арткан һәм 2019 ел башына 1 млн 566 мең тәшкил иткән.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев