Корбанга сарык алганчы, ветеринар белешмәсен карагыз, дуслар
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула. Корбан бәйрәме быел 9 июльдә бәйрәм ителәчәк.
Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә ветеринарлар сарыкларга җентекле тикшерү үткәрергә булганнар. Үзебезнең регионда корбанлык мал җитәрлек булмау сәбәпле, халык аны чит өлкәләрдән дә сатып алып кайта. Әмма бу башка терлекләргә, шулай ук кешеләрнең үзләренә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Соңгы вакытларда малларда йогышлы авырулар ачыклануы мәгълүм. Оренбург өлкәсендә, Башкортостан республикасында бруцеллез авыруы тарала башлаган. Ул Казахстан ягыннан кайткан малларда да табылган.
- Сарыклардан тыш, авыру башка малларга – атларга, мөгезле эре терлеккә һәм, әлбәттә, кешенең үзенә дә йога. Кеше авырса, гомер буена инвалид калуы да мөмкин, - дип искәртә район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафин. Корбан бәйрәменә әле вакыт бар, дип уйлыйсы түгел. Саклык чараларын бүгеннән күрә башлау мәслихәт. - Чит төбәкләрдән корбанлыкка тикшерелмәгән мал алып кайта башладылар. Терлекне бары тик ветеринария берләшмәсе нигезендә генә кайтарырга рөхсәт ителә. Бу таләпләр күпләп мал сатучыларга да кагыла. Сатып алучылардан да игътибарлылык сорала. Тәкъдим ителгән терлекнең ветеринар белешмәсе булмаса, аны алмау хәерлерәк, - дип хәбәр итә бу уңайдан республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов. Белгечләр әйүенчә, корбанлыклар барлык карантин чараларын үткәч кенә сатуга чыгарылырга тиешләр. Читтән кергән һәр сарыкны табиб карарга тиеш. Лаборатор тикшерүләр үткәрелеп, авыру билгеләре табылмаган очракта гына, малларны сатарга рөхсәт бирелә. Республика ветеринарлары тарафыннан узган ел 2 мең 647 тикшерү уздырылган, аларда 190 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, бер миллионнан артык штраф салынган. Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан, йорттан йортка кереп, аңлату эшләре алып барганнар, төрле белешмәлекләр таратылган. - Уяулык һәркем өчен кирәк. Юктан да проблема ясамагыз, димәгез. Шәхси хуҗалыгыгызга мал табибы килеп керә икән, терлекләрегезне күрсәтүдән, аларга вакцина ясатудан баш тартмагыз. Терлекләрнең сәламәт булуы ул гаиләгезнең иминлеге өчен дә кирәк, - дип киңәш бирә республиканың баш ветеринары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев