САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комсомол оешуга – 100 ел

Бүген – Комсомол туган көн. Әле аның юбилейлы датасы да – ул оешуга нәкъ 100 ел!

Бүгенге өлкән буын үзенең яшьлеген сагынып искә ала, чөнки ул комсомол дәверенә туры килгән. Берничә буын, ягъни ике йөз миллионлап кеше, комсомол мәктәбен үткән. Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башка теркәлмәгән дә.

Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар иң алгы сызыкта атлаган. Алар Бөек Ватан сугышында тиңсез батырлыклар күрсәткән, аннан соң илне күтәргән. Комсомоллар тимер юллар, автомобиль заводлары, газүт­кәргечләр төзүдә катнашкан. Байкал-Амур тимер юл магистрале (БАМ) үзе генә дә ни тора! Яшьләр көче белән шә­һәрләр калкып чыккан.

Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан без газетабызда «Минем комсомол яшьлегем» рубрикасы булдырдык, анда комсомол ветераннарының хатирәләре белән уртаклашабыз. Бүген район мәдәният йортында бу уңайдан бәйрәм чарасы булачак.

Программада: 1. Комсомол ветераннары чыгышлары;

                         2. Бүләкләүләр;

                         3. Концерт номерлары;

Башлана 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Энҗимә Габдрәхимова тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев