Колмәт авылы турында икенче китап чыкты
.
Бүген Колмәт авылында авылдашлар очрашуы үтте. Ул авыл тарихына багышланган икенче китап чыгу уңаеннан оештырылды. Авыл халкының сөенечен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев уртаклашты. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин да изге теләкләрен җиткерде. Якташ җырчыларыбыз Алинә һәм Азат Кәримовлар, район сәнгать осталары музыкаль сәламнәрен юллап, бәйрәмне тагын да җанландырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев