САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәүҗияк күмәк хуҗалыгы ашханәсендә ифтар мәҗлесе үткәрелде

Рамазан – изгелекләр ае.

Аллаһ бу айда үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Һәр эшнең үз вакыты , үз фасылы бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли. Яздан чәчә, көздән җыя. Изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһлардан арыну өчен иң хәерле вакыт- Рамазан ае.

17 нче майда Кәүҗияк күмәк хуҗалыгы ашханәсендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Шушы мәҗлесне оештыручыларга, малларын, көчләрен сарыф итүчеләргә, авыл советы, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы , мәктәп коллективы, пешекче осталарыбызга һәм мәҗлестә тыңлап утыручыларга, укучыларга рәхмәт.

Ихлас күңелдән кылган изге гамәлләребез, уразаларыбыз, гыйбадәтләребез Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсә иде дип догалар кылдык. Барыбызга да изге гает көннәрендә шатланырга, сөенеп бәйрәм итәргә язсын. 

Ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев