САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кишерне кайчан чәчәргә кирәк?

- Кишер чәчү буенча формалашкан сроклар бар. Аның берсе — апрель ахыры май башында, икенчесе — 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта? Җәен ашау өчен, тамыразыкны — язын, ә саклауга кую өчен, июньдә чәчәләр. Иртә чәчкән кишер кышын сакланмый, чери. Шуңа күрә ул ике срокта чәчелә.

Кишернең рәт арасы күпме булырга тиеш?

- Түтәлнең киңлеге гадәттә 1 метр 10 сантиметр булса әйбәт. Ни өчен дигәндә, кишерне 5 рәт итеп чәчсәк, ике якта 10-12 сантиметр калдырсак, ул төгәл бүленә. Рәт арасы - 20 сантиметр. Буразнаның киңлеге 4-5, орлык исә 2,5 сантиметр тирәнлеккә төртелә.

Җәлил поселогында яшәүче танылган һәвәскәр бакчачы Таһира Әхмәтханова киңәше:

- Кишер – “озак уйлый торган” яшелчә. Аны, чәчәр алдыннан, ике-өч көн спиртлы сыекчада тотсаң, яхшы була. Куе тишелмәсен өчен, бүрттерелгән орлыкларны көл белән катыштырсаң әйбәт. Үзем әзерләгән орлыкны утырта идем мин, соңгы елларда кибеттән бөртеклесен алам. Кишер тизрәк тишелсен һәм дымны озаграк сакласын өчен, түтәлне ак акрил чүпрәк белән өстен ябарга киңәш итәр идем. Бу - сыналган ысул. Бер елны түтәлнең күпмедер өлешенә каплавыч җитмәгән иде, ул урыны начар тишелде һәм авыррак үсте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев