САРМАН
  • Рус Тат
  • КИЛӘЧӘКТӘ МӘКТӘПЛӘРДӘ НИНДИ ФӘННӘР ӨЙРӘНЕЛӘЧӘК?

    Математика, физика, биология, телләр, физкультура – бүген мәктәптәге предметларның гадәти исемлеге шундый. Тагын 10 елдан бу фәннәр белән нәрсә булып бетәр? Аларны яңалары алмаштырырмы?

    Интернетны үстерү институты Милли тикшеренү технология университеты белгечләре белән берлектә “киләчәк дәресләре” исемлеген төзегән. Анда инде хәзердән үк популяр булган робототехника, программалаштыру кергән. Бу исемлектәге предметлар арасында футуристик дисциплиналар да бар. Шушы 9 предмет цифрлы компетенцияләр, IT-күнекмәләргә төшенергә мөмкинлек бирәчәк.

    Әлбәттә, бу предметларны өйрәнгән укучыларга программист яки зур мәгълүматлар аналитигы булу мәҗбүри түгел. “Киләчәк фәне”ндә алынган белемнәр теләсә кайсы тармакта ярдәм итәчәк. Әлеге дәресләр акыл, хәтер, мантыйкны үстерү, укучыларның игътибарын арттыру, командада эшләргә өйрәтүгә юнәлтелгән.

    Хәзерге вакытта дәресләрнең кайберләре мәктәптә робототехника яки программалыштыру нигезендә өйрәтелә. Ә предметларның башкалары әле – башлану этабында. Алар өчен методика ясала гына.

    1. Робототехника

    Киң дәрәҗәдә фикерләү, мантыйк, вак моторика, креативлык, инженер юнәлешендәге иҗадилыкны үстерә, эксперименталь эшчәнлеккә нигез булып тора.

    Кемгә кирәк булачак: инженер, IT-белгеч һәм сәнәгать автоматизациясе белән бәйле теләсә нинди профильдә эшләүчегә.

    2. VR-архитектура (өстәмә чынбарлык белән эшли торган) һәм web-дизайн

    Проектлаштыру һәм модельләштерү күнекмәләрен яхшырта, сызым, графика юнәлешендә, сынлы сәнгать юнәлешендә ярдәм итә.

    Кемгә кирәк булачак: IT-дизайнер (офлайн дизайн юнәлешендәгеләргә дә), web-конструктор, IT-программалар булдыручыларга, киберспортчыларга, проектлаучыларга, архитектор, инженер, күчемсез милек юнәлешендәге юристларга һәм төзелеш тармагындагы тар юнәлештәге белгечләргә.

    3. Ясалма интеллект архитетурасы

    Моның өчен гамәли математика, алгоритмика, даталогия, мәгълүмат аналитика, матрица системаларын өйрәнү кирәк.

    Кемгә кирәк булачак: интеллект-сегментта эшләүчеләргә, программалаштыру белән җенләнүчеләргә, зур мәгълүматлар белән эшләүче аналитикларга, нейрочелтәрләр юнәлешендәге хезмәткәрләргә.

    4. Цифрлы грамоталылык нигезләре

    Бу – комплексы предмет. Ул үз эченә киберкуркынычсызлык, интернеттагы янаулар, цифрлы технологияләрне һәм интернет ресурсларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле итеп куллануны ала. Биредә фейк яңалыкларны аерырга, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә өйрәтәләр. Әлеге предмет Мәскәүдәге IT-сыйныфларда өйрәтелә инде.

    5. Зур мәгълүматлар белән эш итү, аларны анализлау

     

    Математика, информатика, программалаштыру нигезләрен, алгоритимиканы аңлауны, IT-куркынычсызлык, интернет-хокукны координацияли.

    Кемгә кирәк булачак: инженер яки мәгълүмат аналитигы, ясалма интеллект архитекторы, программист, IT-куркынычсызлык белгече, сисадмин, IT-квалификацияле юристка.

    6. Киберспорт

    Стратегик рәвештә фикерләү, мантыйкны үстерә, игътибар, реакция тизлеген, команда күнекмәләрен, хәтерне арттыра. Профессиональ уеннарның күбесе математика, информатика, эвристика (шахматлар, мантыйкый мәсьәләләр), хәрби-патриотик культура белән бәйле, уеннарның кайберләре программалаштыру тәҗрибәсенә дә төшендерә. Шушы дәресләрдә динамик паузалар, күзләр өчен күнекмәләр, интеллектуаль биремнәр уздырыла, максат куярга өйрәтә торган белемнәр, тайм-менеджмент нигезләре белән бүлешәләр.

    Кемгә кирәк булачак: профессиональ киберспортчы, геймер, гейм- һәм веб-дизайнер, кибериндустрия турында үз блог һәм каналларын алып бара торган блогер, инвайтер, киберспорт турындагы PR һәм реклама белгечләренә.

    7. Программалаштыру

    Бу – инде бүгеннән үк IT-мәктәптә өйрәтелә торган гадәти предмет. Информатика, алгоритимка, төгәл дисциплиналарны үзләштерү өчен таләп ителә.

    Кемгә кирәк булачак: цифрлы индустриянең барлык хезмәткәрләренә, сайт хуҗаларына, онлайн-эшмәкәрләргә.

    8. Уйлап табу мәсьәләләрен чишү теориясе

    Совет уйлап табучысы Г.С. Альтшуллер тарафыннан булдырылган. Катлаулы техник мәсьәләләрне чишкәндә кулланыла. Техник системаларны үстерүне фаразларга һәм перспектив чишелешләр булдырырга ярдәм итә.

    9. Квант технологияләре һәм программалаштыру

    Мәктәпләрдә 2040 елда барлыкка килергә мөмкин. Квант программалаштыру телләре инде хәзердән үк бар. Әлеге предмет физика, квант механика, төгәл һәм цифрлы фәннәр комплексы белемнәрен тупларга ярдәм итә.

    Кемгә кирәк булачак: квант криптограф, мәгълүматлар аналитигы, заманча электроника, гаджетлар буенча белгечләргә, программа белән тәэмин ителешне булдыручылар, IT-куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр, прототипчыларга.

    Фото: pixabay.com

    yalkyn.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: