САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышта районнан 37 егет китәчәк

Бу хакта район Советында узган киңәшмәдә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы – хәрби комиссар Дашгын Гасанов хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Шул уңайдан үткәрелгән чараларга 246 граждан җәлеп ителәчәк. Апрельдә узачак беренче “отправка”да 3 егет армия хезмәтенә китәчәк. Шулай ук контракт нигезендә хезмәт итү мөмкинлеге дә бар.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә республикада техник инвентаризация бюросы эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында да сөйләшү булды. Әлеге сорау буенча бюроның Чаллы филиалы җитәкчесе Гөлнара Мингалимова чыгыш ясады. Икеайлык кысаларында район үзәгендә, Җәлил поселогында башкарылган эшләр белән Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов таныштырдылар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев