САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәткәрләр эш хакын күчерү өчен банкны үзләре сайлый алачак

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2018 елда хезмәткә түләү буенча 80 меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланган.

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына хезмәткәргә эш хакын күчерү өчен кредит оешмасын мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукын бирә торган закон проектлары тапшырган. Бу хакта «Российская газета» Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, бүген хезмәт хакын кассада бирәләр, яки банк картасына күчерәләр. Гадәттә, кредит оешмасын эш бирүче сайлый. «Гамәлдәге нормалар хәзер дә әлеге оешманы алыштырырга мөмкинлек бирә, әмма эш бирүчеләрнең төрле сәбәпләр аркасында моның белән шөгыльләнәселәре килми. Әлеге уңайдан ике закон проекты әзерләнде.

Үзгәрешләр керткәннән соң, әгәр без аларны кабул итсәк, эш бирүченең документларны яңадан рәсмиләштерү өчен 15 көн вакыты булачак. Әгәр ул моны эшләми икән, административ җаваплылык каралган», - дип искәртте Медведев.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2018 елда хезмәткә түләү буенча 80 меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланган, аларның 10 процентка якыны - хезмәткәр тарафыннан эш хакын алуның уңайлы алымын сайлау хокукы белән бәйле.

Әгәр эш бирүче ниндидер сәбәпләр аркасында хезмәткәр үтенече буенча банкны үзгәртергә теләми икән, вазифаи затларга – 10-20 мең, эшкуарларга – 1-5 мең, юридик затларга 30-50 мең сум күләмендә штраф яки кисәтү рәвешендә административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/29/183527/

фото:/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев