САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы чыкты

Якташыбыз – күренекле галим, профессор Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы чыкты.

Ул “БЕР ЕЛДА - БИШ ИЛДӘ (2018). Биобиблиографик мәгълүматлар” дип атала. Авторның бу китабы ике кисәктән тора. Беренчесенең төп эчтәлеген галимнең Төркия, Таҗикстан, Финляндия, Кытай һәм Казахстанга гыйльми сәфәрләре, бу илләрдә ясаган чыгышлары тәшкил итә. Икенче кисәк – биобиблиографик характерда. Анда Хатыйп Йосыф улы хезмәтләренең, аның турындагы язмаларның, халыкара конференцияләрдә сөйләнгән докладларының исемлеге бирелә. Шулай ук җыентыкта авторның тормышы һәм эшчәнлеге, әдәби бәйләнешләр хакында да язмалар бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев