САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хамматовлар алтын туйларына әзерләнәләр

Сарман авылында яшәүче Зөлфәт һәм Нәфисә Хамматовларның гаилә корып яши башлауларына ярты гасыр вакыт үткән.

Моннан 50 ел элек алар 17 июньдә яшьлек туйларын бәйрәм иткәннәр. Балалар-оныкларга куанып, бер-берсен аңлап, матурлыкны тоеп, тирә-юньдәгеләргә дә яхшылык кылып яшиләр алар. Алтын юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да тигезлек, сәламәтлек теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев