САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкара чәй көнен быел онлайн үткәрәбез

Матбугат үзәгендә Халыкара чәй көнен билгеләп үтүне безнең абунәчеләребез ничә еллар көтеп алдылар.

Матбугат үзәгендә Халыкара чәй көнен билгеләп үтүне безнең абунәчеләребез ничә еллар көтеп алдылар. Ул матур гадәткә керде инде. Әмма быелгы санитар-эпидемиологик вәзгыять бу традициябезгә бераз үзгәрешләр кертте. Исән-сау булсак, киләсе елга мул табын артында күрешергә, бергәләп очрашырга язсын. Сәламәт булыйк, авырмыйк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, хөрмәтле дуслар! 

Бу бәйрәмне, иң беренче чиратта, чәй җитештерү буенча алдынгы илләрдә билгеләп үтәләр. Һинд, Шри Ланка, Непал, Кытай һәм Казахстан чәйләре аеруча танылган. Эчемлек буларак, чәйне беренче тапкыр якынча безнең эрага кадәр 2737 елда Кытайның икенче императоры Шен Нунг ачкан санала. Император чәй яфракларын кайнар суга салган. Европада һәм Рәсәйдә чәй XVII гасырның беренче яртысыннан билгеле булган һәм иң тәмле эчемлеккә әверелгән. Чәйне күбрәк Англиядә яраталар. Биредә елга бер кеше башына уртача 2,5 килограмм чәй туры килә. Ә Рәсәйдә ул – 600 грамм. 

Реклама

Иң кыйммәтле чәй – Кытайда. “Да Хун Пао” сортын бары тик аукционнарда гына сатып алырга мөмкин икән. Ә аның бәясе – бер килограмм өчен 700 мең доллар тора.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

 
 
 
 
 
 
 
 
РЕКЛАМА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев