САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан чигү остасы бар

һөнәрен күңел җылысын саклаган хәлдә, киләчәк буыннарга үзенең хезмәтен ядкарь итеп калдырырдай кеше – Игәнәбаш авылында яшәүче Лиюзә Назаргалина.

Аны белмәгән кеше сирәк. Ул – чигү остасы. Җеп белән акбүзгә, мендәр тышларына, тастымалларга, кулъяулыкларга, карават япмаларына, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерә. Шуның белән күңеленә тынычлык ала. Аның күз явын алырдай итеп чиккән чәчәкләре пәрдәләр булып тәрәзәләргә эленгән, мендәр тышлыгында түрдә урын алган, ишек түрләмәләренә күчкән. Бу кадәр матурлыкны тудырыр өчен күпме сабырлык, матурлыкны күрә белү сәләте, күңел җылысы кирәк булгандыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев