САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен приходында гуманитар ярдәм җыелган

Ләке авылындагы керәшен приходында мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылган.

Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәвендә Украинада махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыелган.
«Без Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәве каршында эшли торган «Хәйрия склады» ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләргә пижамалар, бандажлар тектек, посылкалар әзерләдек. Авылдашлар акчалата, буш калай банкалар җыюда, парафин сатып алуда, шәмнәр ясауда һәм тегү эшендә ярдәм иттеләр», – дип хәбәр итте гыйбадәтханәгә йөрүче керәшен прихожаннары.
Посылкаларны Зәй шәһәрендәге гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырганнар.

ФОТО: http://tuganaylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев