САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда барлыкка килгән кызыл төстәге күлләвекне экологлар тикшерә

Министрлык хезмәткәрләре «Водоканал» һәм күлләвек янында урнашкан оешма вәкилләре белән берлектә территорияне карап чыктылар.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Казанда кызыл төстәге күлләвектән туфрак үрнәкләрен алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«25 мартта Залесный бистәсендә яшәүчеләр хәбәреннән соң, урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белән берлектә чыкты. Табигать саклау законнарын бозу факты теркәлде», – дип ачыкладылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Министрлык хезмәткәрләре «Водоканал» һәм күллләвек барлыкка килгән тирәдәге оешма вәкилләре белән берлектә территорияне карап чыктылар. Белгечләр туфракка анализ ясар өчен үрнәкләрне экспертизага җибәрделәр.

«Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү» маддәсе буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

 

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаеплеләрне җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителәчәк», - диделәр Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев