САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан форумында Татарстан эшмәкәрләре һәм маркетплейсларга ярдәм хезмәте очрашуы була

Казанда 18 декабрь көнне «Мой Бизнес. E-COM» форумы мәйданчыгында Россия маркетплейслары лидерларының эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак.

Аның барышында бизнес 2024 елда интернет-сатуларны ничек арттырырга икәнен белә алачак. Маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү күчмә хезмәте эшен оештыру — тагын бер үзенчәлек булачак. Бу хакта бизнес-омбудсменның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре саны 174 тапкырга арткан. Һәм безгә "кайнар элемтә"гә теге яки бу маркетплейс белән бәхәсне җайга салуда ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр торган саен ешрак килә. Төп проблема — эшкуарлар техник ярдәм хезмәтләреннән еш кына оператив җавап ала алмый«, — дип сөйләде Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

Аның сүзләренчә, форум кысаларында күчмә бригадалар — маркетплейсларның техник ярдәм хезмәте эшен оештыру тәкъдим ителгән, алар сорауларны урында тыңлый һәм оператив хәл итә алачак.

Форум «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган.

Татарстанда теркәлгән компания вәкилләренә, шулай ук үзмәшгульләргә форумда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк. Катнашу бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев