САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каташ Каранда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

“Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Каташ Каран авылында да быел яңа медпункт төзеделәр.

Бу максатларда, федераль бюлжеттан 3 миллион 596 мең сум акча бүлеп бирелде. Бүген ул тулысынча авыл халкына хезмәт күрсәтергә әзер.
- Бирегә профилактик чаралар, диспансерлаштыру үтәргә генә килергә язсын. Авырмагыз, сәламәт булыгыз, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авылга яңа бинаны ачу тантанасына баргач.
Чыннан да, авыл халкы өчен сөенечле вакыйга булды бу. Алар шатлыгын уртаклашырга килгән җитәкчеләр, кунаклар да аның әһәмиятен ассызыкладылар.
Кызыл тасма киселүгә, ФАП эченә иң элек өлкәннәр үттеләр.
- Бик уңайлы, җылы, матур булган. Шәфкать туташыбыз Раушаниягә эшендә уңышлар телибез, - диештеләр алар.

Альбина Сабирова

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X