САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карашай Саклауда яшәүче Мәрьям апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген – 1 июль көнне Карашай Саклау авылында яшәүче Гарипова Мәрьям Сафин кызына 95 яшь тулды. 

Мәрьям апа шушы авылда туып-үскән, җиде сыйныф белем алган, сугыш елы авырлыкларын кичергән, колхозда төрле эшләрдә эшләгән, районның алдынгы умартачысы булган. Тормыш иптәше Гариф абый белән бер ул тәрбияләп үстергән. 
Мәрьям апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы һәм үз исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мәрьям апаны олы юбилее белән шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе урынбасары Лилия Мәүлиева, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 
Мәрьям апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев