Карашайда бердәм эшләүнең нәтиҗәсен күрәләр
Бүген халык җыены Карашай Саклау авыл җирлегендә узды.
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул иң элек җирлек уңганнары тырышлыгы белән әзерләнгән күргәзмәне карады, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егет белән очрашты.
Җыен Карашай мәдәният йортында узды. Беренче көн тәртибе буенча җирлек башлыгы Вероника Хөсниева чыгыш ясады, узган ел башкарылган эшләргә тукталды, агымдагысына куелган бурычларны атады. Аннан сүз "Агрокөч" җәмгыятенең "Вахитов"!җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыевка бирелде. Баш ветеринария идарәсе дәүләт инспекторы Әнәс Сөләйманов, участок уполномоченные Рәсим Сафин үз өлкәләре яңалыкларын хәбәр иттеләр. Йомгаклау сүзе белән Фәрит Мөнәвирович чыкты. Ул районның социаль-икътисади торышы, узган ел тормышка ашырылган программалар, проектлар хакында сөйләде. Соңыннан бүләкләүләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев