Карашай Саклауда газета укучылар күп
104 яшьлек Зәкия апа заманында район газетасы ярдәме белән фатирлы булган.
2024 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе ахырына якынлаша. Шул уңайдан без районыбызның тагын бер хат ташучысы — Карашай Саклау һәм Яңа Саклау авыллары халкына газета-журналлар өләшүче Ландыш Сираева турында язарга булдык. Авыл җирлегендә дә аның хакында: «Тырыш, үз эшен яратып башкара, газета-журналларны халыкка үз вакытында җиткерә», — диделәр.
Ландыш ханым тумышы белән Зәй районы Югары Шепкә авылыннан булып чыкты. Тормыш иптәше — Чураш авылы егете Вәсим Сираев белән аларның мәхәббәт тарихы телефон аша башлана.
— Танышларым телефон номерымны Вәсимгә биргәннәр. Шулай итеп, без иң элек телефон аша аралаштык. Берникадәр вакыттан соң очраша башладык. Икебез дә бер-беребезнең күңеленә хуш килгәнбездер, күрәсең, 2012 елда гаилә кордык, — дип сөйли Ландыш.
Урта махсус белемле бухгалтер-экономистка кечкенә авылда үз һөнәре буенча эш булмый. Декрет ялына чыкканчы, сәүдә тармагында хезмәт куя ул. Аннан соң гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Бүгенге көндә Ислам — өченче, Илһам беренче сыйныфта укый, Ләйлә балалар бакчасына йөри. Мәктәп тә, балалар бакчасы да — терәлеп кенә торучы күрше Карашай-Саклау авылында. Ә инде балаларын бакчага, мәктәпкә урнаштыргач, Ландыш ханым хат ташучы хезмәтенә алына. 0,7 ставкага гына эшләсә дә, хезмәтенең мәшәкате дә, җаваплылыгы да җитәрлек: халыкны матбугатка яздырасы, аны таратасы, пенсиясен, субсидиясен дә ияләренә җиткерәсе, квитанцияләрен алып кайтып тапшырасы, товарын сатасы...
Авыл җирлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Карашай-Саклауда 152 хуҗалык исәпләнә.
— Шуларның ким дигәндә өчтән бер өлеше газета-журналлар алдыра. Ә "Сарман«га һәр яртыеллык саен 26-30 хуҗалык языла. Бу яртыеллыкта ул 29 хуҗалыкка килә. Халык та бик әйбәт, һәр йортта якты йөз белән каршы алалар. Элек җирлектә почта бүлекчәсе бар иде, моннан күпмедер вакыт элек ул ябылды. Газета-журналларны хәзер өйгә китерәләр. Ә Яңа Саклау авылында бүгенге көндә берничә әби-бабай гына яши. Аларга айга бер тапкыр почта машинасы белән пенсия һәм субсидия илтәм. Кайчак тормыш иптәшем Вәсим дә алып барып кайта, — ди Ландыш ханым.
Ә менә товар сату планын үтәү, һәркайдагы кебек, авыррак икән. Карашай-Саклауның үзендә кибет бар һәм халык кирәк-яракны шуннан алуны кулайрак күрә. Шуңа күрә 8 мең сум күләмендәге товар сату планының үтәлгән чагы да, үтәлмәгән чагы да була.
Карашай-Саклау элек-электән — яңалыкка, аң-белемгә, мәгърифәткә омтылучы авыл. Биредә күпләп газета-журнал алдыручылар да башка җирлекләргә карый артыграк. Бу сүзләрне 1 нче санлы күчмә элемтә бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Миңнехуҗина да раслады.
— Минем карамакта — тугыз хат ташучы. Алар арасыннан Ландыш Сираева хакында да мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин. Халык тарафыннан аңа карата канәгатьсезлек сүзләре ишетелгәне юк, авылдашлары да хөрмәт итәләр. Карашай-Саклау үзе дә — укырга яратучы авыл. Бу авылга бер айга 532 данә газета-журнал озатабыз, — диде ул.
Укырга яраталар, дигәннән, иң күп вакытлы матбугат алдыручы Назим Мәхмүтов, Нәсим Хөсниев, Саҗидә Вагыйзовалар һәр ярты ел саен 5-6шар төрле газета-журналга язылалар. 104 яшьлек Зәкия апа белән аның кызлары Рузалия һәм Лилия ханымнар да — авылның иң актив укучылары.
— Әниебез гомер буе газета-журналлар алдырды һәм аның өчен беренче урында һәрвакыт «Сарман» булды. Гомер буе күзе дә әйбәт күреп, хәтере белән дә күпләрне сокландырды. Әле моннан бер-ике ел элек кенә дә бөтен күрше-күләннең нәсел-нәсәбе турында башыннан аягына кадәр сөйләп чыга ала иде. Бер туганыбыз механизатор булып эшләде. «Сарман» газетасы килүгә: «Безнең Руслан бу юлы ничәнче урында микән?» — дип, әниебез иң элек район газетасын укый иде. Ул заманында аның ярдәме белән фатирлы да булды. Дәүләт сугыш ветераннарының тол хатыннарына торак бирә башлагач, әниебез бу яңалык хакында район газетасыннан укыган һәм фатирлы булу хәстәрен күрә башлаган. Озак та үтмәде, фатирны бирделәр дә. Дөрес, әниебез соңгы елларда бераз биреште: күзләре дә, хәтере дә элеккеге кебек түгел. Ләкин "Сарман«нан хәзер дә аерылмый ул. Газетаны без аңа кычкырып укыйбыз. Әниебез — чын мәгънәсендә тормышны яратып яши торган кеше, — ди Рузалия ханым.
Читкә китебрәк булса да, шуны да әйтеп үтәсе килә: Украинада махсус операция башлангач, Зәкия апа андагы хәлләр белән дә даими кызыксына башлаган. Көнгә өч тапкыр телевизор карый: операция ничегрәк бара, безнекеләр кай тирәдә, нинди шәһәрләрне азат иткәннәр... Ә кызлары аңа туган көненә ел саен яңа күлмәк тектерәләр икән. Җәйгә — 105 яше тулу көненә тектерү өчен дә күлмәклек тукыма алып куйганнар.
Шунысы да бәхәссез: тормышыбыз никадәр генә электронлашмасын һәм кем нәрсә генә әйтмәсен, газетаның кулга тотып укый торган кәгазь вариантын берни белән дә алыштырып булмый. Ул уңайлы да, кирәк булган саен, тиз генә тагын бер кат карап та чыга аласың, газеталарны тегеп яки кирәк язмаларны кисеп алып куярга да була. Ә яңа технологияләрдән ераграк торган, тормышы өй-балалар-кибет өчпочмагы кысалары белән чикләнгән өлкәннәр өчен газета — аларны тышкы дөнья белән тоташтырып торучы ныклы күпер дә. Шуңа күрә Яңа елга да бергә керик, хөрмәтле райондашлар! «Сарман» әле ул — ил-көн яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы язмалар гына түгел, ул — ышанычлы дус, күңел җылысы һәм күтәренке кәеф тә. Ул өлкәннәр өчен Яңа елга менә дигән бүләк тә була ала.
Якыннарыбыздан күңел җылысын кызганмыйк, кадерле дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев