САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Камилла Мәскәүгә җыена

19-21 октябрьдә Әлмәт шәҺәрендә Европа яшьләре парламентының 3 нче региональ сессиясе үтте.

Бу проект яшьләр политикасы, халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксынучы яшьләр өчен. Ул инглиз телендә алып барыла. Сарман мәктәбенең 10 А сыйныф укучысы Миннеәхметова Камилла сессиядә актив катнашты. Ул делегат буларак транспорт һәм туризм комитетында чыгыш ясады. Өч көн эчендә катнашучылар парламентның эшчәнлеге белән таныштылар, төрле тренингларда белем алдылар, инглиз телендә аралаштылар. Соңгы көндә дебатлар оештырылды, анда делегатлар үзләре төзегән резолюцияләр белән таныштырдылар. Барлык катнашучылар Мәскәүдә үтәчәк 5нче милли сессиягә чакырылдылар.

Инглиз теле укытучысы Гузәл  Ханнанова.

Миннеәхметова Камилла фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев